18 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
ЯШЬ СПОРТЧЫЛАР СЫНАТМАДЫЛАР
Яр Чаллы шәһәрендә мәктәп укучыларының чаңгыда чабу буенча республикакүләм Спартакиадасы үтте. Анда тренерлар Айрат Мәрдәнов һәм Фирдүс Гайнетдинов җитәкчелегендә Чүрибураш, Күккүз, Азбаба мәктәбе укучыларын берләштергән 8 кешелек команда катнашты. Яшь спортчылар яшьтәшләре арасында сынатмадылар һәм авыл районнары арасында дүртенче урынны яулап кайттылар.
-
УТ КЕРСӘ ЯЛМАП АЛА
106 нчы янгын часте җитәкчесе Руслан Ромачков белдерүенчә, 2011 елда районда барлыгы 29 янгын чыгу очрагы теркәлгән, анда 2 кеше һәлак булган. Узган елда районда янгыннар чыгу очраклары кимеп, 25 очрак теркәлгән һәм янгында 1 кеше һәлак булган. Быелның 15 көнендә районда ике янгын очрагы булган. 3 гыйнварда Апасның Яшьләр...