18 февраль 2014 яңалыклары
-
Алсуга бүләк тапшырдык
Каратун мәктәбе укытучысы, җирле шагыйрәбез Алсу Җаббарова "Хисләр ташкыны бозларны эретә" бәйгесендә җиңгән иде. Алсу редакциядән истәлекле бүләген алып китте, башка бәйгеләрдә дә катнашырга вәгъдә бирде. Котлыйбыз, Алсу! Иҗат дәртең сүнмәсен!
-
Шонгаты авылы янында булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр юк
Статистика раслаганча, юл-транспорт һәлакәтендә тән җәрәхәтләре алучыларга урында ук ашыгыч медицина ярдәме тизрәк күрсәтелү аның тормышын, сәламәтлеген саклап калуда хәлиткеч. "Шонгатыда Казан-Ульян федераль автотрасса читендә төзелү фаразланган амбулаториядә мондый мөмкинлекләр дә булачак", - ди районның баш табибы Линар Әхмәтянов. Район үзәк хастаханәсенә җирле "Ашыгыч ярдәм" бригадалары ел башыннан юл-транспорт һәлакәтләрендә...
-
Бездә яңа бәйге – “Яз гүзәле”
Ямьле язларга озак вакыт калмады. Яз белән бергә бусагадан 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне атлый. Шул уңайдан без җирдә бары тик матурлык өчен яратылган гүзәл затларыбыз исеменә матур теләкләр, шигъри юллар кабул итәбез. www.apastovo.ru сайты аша "Яз гүзәлем" бәйгесе игълан ителде. Язмаларыгызны фото белән бергә юлласагыз да ярый. Бүләкләр...