18 февраль 2017 яңалыклары
-
Апаста әфганчы һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар хөрмәтләнделәр
Апаста һәр ел саен әфганчыларны һәм чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны, вафат булганнарның әти-әниләрен җыеп хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Район буенча алар барлыгы 195 кеше. Иң элек барысы бергә Батырлар обелискына чәчәкләр салдылар. Район башлыгы Рәшид Заһидуллинның чыгышын тыңладылар. Аннан очрашу аграр көллияттә дәвам итте. Тулырак язма газетабызда. Гөлзада Гатауллина. Автор...
-
Апаста медицина хезмәткәрләре киңәште
Район медицина хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды. Баш табиб үз чыгышында узган елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады, киләчәккә планнар билгеләнде. Медсовет утырышында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, район башлыгы урынбасары Марат Нуриев катнашты һәм чыгыш ясадылар. Бер төркем алдынгылар бүләкләнде. Тулырак язма газетабызда. Гөлзада Гатауллина. Автор фотолары.
-
Апаста булачак концерт башка көнгә күчә
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, район мәдәният йортында киң эчтәлекле бәйрәм концерты әзерләнә. Ул 23 февраль көнне 10.00 сәгатькә уза. Концерт 22 февральдән 23 февральгә күчә.
-
Апаста яшьләр кавыша
Апас егете Фәнил Хәсәнов гомерлек яры итеп Болынбалыкчы кызы Эльмира Зиннәтуллинаны сайлады. Яшьләр районның ЗАГС бүлегендә кавышуларын рәсмиләштерделәр. Хәсәновларга тигез гаилә юлы, саф мәхәббәт телибез.