18 март 2017 яңалыклары
-
Әнәледә Нәүрүз бәйрәме үтте
Бәйрәм "Кышны озатып, язны каршылап" дип исемләнгән иде. Халык рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Кайнар чәй, коймак, шашлыктан авыз итте. Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты.
-
Дәвештән Апаска Зөя аркылы туры күпер быел булырмы?
- Дәвеш авылында туып-үскән ирле-хатынла Роберт һәм Фирдәвес Миңнегалиевлар иганәсендә узган җәй башында Зөя аша салынган 87 метрлы агач күперне бер атна элек сүтеп, яр башына ташып куйдык. Язгы ташуга шулай алдан әзерләндек. Быел да шушы ук урында вакытлы күпер төзергә уй-ниятебез бар, - ди авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов....
-
Черкенлеләр язгы чәчүгә бүгеннән чыга ала
Районның "Табар" хуҗалыгында язгы кыр эшләренә барлык тагылма агрегатлар, тракторлар инде 1 ай элек үк әзерлек сызыгына бастырыла башлады. - Бүген машина-трактор паркында аерым көйләнгән җылы мини-цехта соңгы чәчкеч, тагылмалар ремонтлауны төгәллибез.Техниканы кыр эшләренә әзерләүдә уннан артык кеше катнаша. Аларның эшен махсус комиссия бәяли, түләү дә сыйфатка бәйле безнең хуҗалыкта,...