18 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Апаста иртәнге сәгать унга 40 процент сайлаучы тавыш бирде
Иртәнге сәгать унда 879нчы номерлы Апас-Октябрь, 880нче номерлы Апас-Яшьләр сайлау участокларында 40 процент сайлаучы тавыш бирде. Сайлаучылар активлыгы белән 927нче номерлы Багыш сайлау участогы аерылып тора. Иртәнге 10га ларда 270 сайлаучының 73 проценты тавыш бирде. Иң аз сайлаучыны берләштергән 926нчы номерлы Аюкөйдергән сайлау участогында сайлаучыларның 70 проценты тавыш биргән иде.
-
Апастан Алия Нуриева республикакүләм “Нечкәбил“ бәйгесенең ярымфиналында катнашты.
Апастан Алия Нуриева республикакүләм "Нечкәбил" бәйгесенең ярымфиналында катнашты. Аңа алга таба да уңышлар телибез!
-
Апасның яшь хоккейчылары - Сабада
-
Апас районы башлыгы үз тавышын бирде
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин 906нчы Каратун Үзәк сайлау участогына килеп, үз тавышын бирде. - Бүген чын мәгънәсендә бәйрәм көне. Без Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз. Нәкъ менә 18 сентябрь көне безнең киләчәктәге сәясәтне - республиканың, районның үсеш юнәлешен билгеләячәк. Сайлау участокларына халык актив килә. Барысы да бәйрәмчә рухта. Бу шулай булырга...