18 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Ана капиталын алган апаслы, баласына өлеш чыгарырга оныткан
Яшь гаиләләргә ярдәм йөзеннән Ана капиталы Сертификатлары тапшырыла. Гаиләләрнең күпчелеге аны торак шартларын яхшырту өчен файдалана. Парлы тормышны җайлап җибәрү, фатир, йорт мәсьәләсен хәл итүдә әлеге акчалар зур ярдәм булып тора. Тик, кайбер әти-әниләр Ана капиталы акчасын кулланганнан соң, таләп-кагыйдәләрне онытып җибәрә, яки белә торып та вакытын суза.
-
Оста бүләксез йөрми
Балтай якларында атаклы күпер төзүче, ат дугасы бөгүче, арба-чана ясау остасы, чыпта үрүче дигән даны чыккан Әфраим Шәйхуллин Апас музеена үз куллары белән ясаган менә шундый бүләкләр тапшырып китте
-
Югары Балтай авылында гомер кичерүче Мансур бабай Кәлимуллин Ил Башлыгы котлавын алды
Югары Балтай авылында гомер кичерүче Мансур бабай Кәлимуллин 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
-
Районда көзге кыр эшләре бара
Районнның баш агрономы Нияз Гыйсмәтуллин белдергәнчә, быелгы кышка кар астына 40000 гектарлык басу-кырларыбыз туңга сөререлеп керергә тиеш. Бүгенгә барлыгы 20000 гектар игеннәрдән бушаган басулар тиешенчә эшкәртелеп куелды.
-
“Нечкәбил“ бәйгесендә катнашучылар Тәтешкә барды
Тәтеш шәһәрендә “Нечкәбил-2018“ бәйгесенең ярымфинал өлеше узды.