18 октябрь 2012 яңалыклары
-
Куелган максатлар үтәлде
- 2012 елга эш программасы буенча Апас районара юллар идарәсе коллективы үз алдына куелган бурычларны төгәл һәм үзвакытында үтәде, - дип саный "Татавтодор"ның Каратунда урнашкан филиалы җитәкчесе Сергей Барсуков. - Юл төзелеше сезонында Татарстанның Идел аръягындагы 8 районда барлыгы 200 миллион сумлык эш башкарылды. Төп коллектив һәм субподрядчылар көче белән...
-
Каф таулары өюче
Апас юллар районара асфальт-битум заводы ихтыяҗлары өчен Урал якларындагы рудник-карьерлардан сезонга 100000 тоннага якын төрле маркалы вакланган гранит ташы һ.б. кайтарыла. Аны куәтле бульдозеры белән механизатор Алексей Кузьмин биеклеге 20шәр метрга кадәр җиткән җыйнак, аерым күчләргә өеп, урнаштырып бара.
-
Бер агачтан унау үсәр, ун агачтан урман үсәр
Туган төбәгебезне яшелләндерү эшенә редакция коллективы да бик теләп кушылды. "Үз агачыңны утырт!" акциясе кысаларында бердәм рәвештә тирә-юнебезгә агачлар утырттык. Коллективтагы һәр кешенең исемле үз агачы булдырылды. Алмагач, слива, груша, миләш, алыча агач-куаклары безне тәмле җимешләре белән сөендерер әле. "Бер агачтан унау үсәр, ун агачтан урман үсәр", - дигән борынгылар....
-
Иң заманча техника белән
Апас районара юллар идарәсенең машина-трактор паркы җиһазланышы Татарстан күләмендә иң заманча санала. Бүген юл төзүчеләребез карамагында 100дән артык төрле махсус техника, агрегатлар бар. Шулар арасында зур йөк күтәрешле (30 тоннага кадәр) 12 "Вольво" машинасы, 3 "КамАЗ" автомашинасы бер рейста юлларга 500 тоннадан артык йөк алып чыгарга сәләтле. Дүрт иң заманча...
-
Катнаш һәм от!
- Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре җирдә турыдан-туры эшләүче агрономнар һәм инженерләр өчен махсус дәүләт Грантлар системасын булдырды, - дип башлады сүзен Апаста 16 октябрьдә уздырылган зональ семинар-киңәшмәдә министрның игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов. Министрның инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов үз чыгышында аның төп үзенчәлекләре һәм шартларын аңлатып узды....
-
Бәхет ул – хезмәттә
Гөлназ апа үзенең хезмәт юлын 1974 елның октябрендә Апас саклык банкында ярдәмче-контролер булып башлый. Биредә эшләве аңа тормышка дөрес юнәлеш бирә дә инде. Чөнки анда тиенгә кадәр төгәллек, гаделлек, халык белән һәрвакыт яхшы мөгамәләдә булу сорала. Ачык йөзле булуы, аралашучанлыгы, гаделлеге, сабырлыгы өчен коллективта да ул хөрмәт казана. 1983 елда...