18 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Эш урыны җайлы, уңайлы булырга тиеш
Татарстан Республикасы профсоюзлары Федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева, республика хезмәтне саклау баш техник-инспекторы Ирина Андина район мәгариф, мәдәният, АПК профсоюзлары комитеты һәм җирле бүлекчәләр җитәкче-вәкилләре белән очраштылар һәм махсус семинар-укуларда катнаштылар. - Элеккечә эш урынын, хезмәткәрләрне аттестацияләү алымы гамәлдән чыгарыла. Аны быелдан башлап хуҗалыклар, оешма-предприятиеләрдә хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәрү...
-
Райондашыбыз Гөлчәчәк Шәвәлиева Кайбыч районы җәмәгать судьясы итеп билгеләнде
Моңа кадәр Росреестрның Апас бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Гөлчәчәк Шәвәлиева 11 ноябрьдә Кайбыч районының Гадел хөкем йортында беренче суд участогына җәмәгать судьясы билгеләүгә багышланган тантаналы чарада Федераль закон таләпләре нигезендә Россия Федерациясе флагы янында ант бирде. Гөлчәчәккә җаваплы эшендә уңышлар телибез! фото: www.kaibicy.ru
-
Кыш салкын булырмы?
Метеорологлар чатнама суыкларны быел гыйнвар аенда булуын фаразлыйлар. Гыйнвар аенда һава торышы үткән еллардан салкынрак булыр дип көтелә. Бу айда уртача температура күрсәткече -13,6 градусны тәшкил итәчәк. Бу нормадан түбән. Калган айларда һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын торачак. Шулай ук ноябрь аенда да һава температурасының гадәттәгедән югары булуы күзәтелә....
-
Апаска десантниклар кайтты
Коштавылы егете Илнар Садыйков һәм Урта Балтайдан Марат Нуруллин Псков шәһәрендә 76нчы һава-десант дивизиясендә хәрби бурычларын үтәп, туган нигезләренә кайттылар. Егетләр 5 тапкыр парашюттан сикергән, Мактау кәгазьләренә лаек булган
-
Киләчәккә – билет
Аграр көллиятнең актлар залында районның мәшгульлек үзәге оештырган "Киләчәккә - билет" иншалар конкурсына нәтиҗә ясалды. Бәйгедә барлык 22 мәктәптән дә укучылар катнашкан. Җиңүчеләргә рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
18 ноябрьдә нәрсә көтә?
Кучкар. Бүген кучкарларга үзләренең сәламәтлекләренә игътибарлырак булырга кирәк. Үгезбозау. Акыл һәм шулай ук физик эш эшләү өчен дә уңышлы көн булачак. Игезәкләр. Бу көн сезгә мәхәббәттә уңыш, күңелле очрашулар, культпоходлар вәгъдә итә. Кысла. Бүген сезне борчыган проблема тулысы белән каршыгызга басачак. Арыслан. Бүгенге кич ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияле...