18 ноябрь 2017 яңалыклары
-
"Ашыгыч ярдәм" кемгә килгән
Һава шартларының тотрыксызлыгы йөрәк, кан басымы белән чирләүчеләргә йогынты ясый. Шимбә көнне район үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлеге 4 райондашыбызга ярдәм күрсәткән. Шулай ук тән температурасы күтәрелеп, буыннар сызлап мөрәҗәгать итүчеләр дә бар.
-
Апаста һәм Свияжныйда берьюлы 2 транспорт һәлакәте!
Кичке эңгер-меңгер сәбәпчеме, әллә шоферлар игътибарсызлыгымы, бер үк көнне, кичке бишләр тирәсендә ике траспорт һәлакәте теркәлә. Свияжный бистәсендә Опель машинасы хуҗасы артка чиккәндә, Хундай машинасына бәрелә. Ике машина белән дә хатын-кыз идарә иткән. Апас үзәгендә кибет каршында Датсун машинасы артка йөреш ясаганда туктап торган Тойотага бәрелә. Игътибарсызлык машиналарга зыян сала,...
-
Юл һәлакәтендә зыян күргән кызны Йошкар-Оладан Казанга алып кайталар
Кыз авыр хәлдә, ул ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырылган. Якын арада юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 14 яшьлек кызны алырга Татарстаннан Йошкар-Олага Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы борты очачак, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Татарстаннан оча торган бортта республика...
-
Апаста нәниләр бию түгәрәгенә йөри
Нәни егет-кызлар кичләрен әти-әниләре белән берлектә "Сәләт" балалар иҗат үзәгенә бара. Биредә алар өчен дүшәмбе, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә бию түгәрәге эшли. Гөлнара Галиәкбәрова җитәкчелегендә нәниләр бию серләренә өйрәнә. "Бик тырышып хәрәкәтләрне өйрәнәләр, күнегүләрне кабатлыйлар. Барысы да сәләтле", - ди Гөлнара.
-
Аграр көллият егетләре хоккей уйный
Апас аграр көллиятендә укучы егетләр хоккей уйнарга ярата. Бүгенге көндә алар үзләрендә оешкан "Тулпар" командасы составында җиңүләр яулар өчен күнекмәләр алып бара. Яшь хоккейчылар районның боз сараенда шөгыльләнә, ярышларга әзерләнә.
-
"Сәләт" үзәге укытучылары хөрмәтләнде
"Сәләт" үзәгенең өстәмә белем бирү укытучылары Николай Паспеков, Гөлнур Насыйбуллина Республиканың мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Әлеге бүләкне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, "Сәләт" үзәге директоры Гөлнара Салахова тапшырды.