18 декабрь 2024 яңалыклары
-
Апасның Ял паркын кар сыннары бизи
Апаста Яңа ел рухы сизелә башлады. Чыршылар бизәлә, кар сыннары ясала.
-
Биеш мәктәбе укучылары “Күренеп тор” акциясенә кушылган
Профилактик акция балаларга, ата-аналарга юлны аркылы чыгу кагыйдәләрен өйрәтү, кышкы чорның үзенчәлекләрен искәртеп, тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрнең яктылык кайтаручы элементларны кулланырга тиешлеген аңлату, автомобильләрдә утырып йөргәндә куркынычсызлык каешын һәм балаларны тоткарлау җайланмаларын файдалану кирәклеген искәртү, юлларда һава шартларының үзгәрешләренә игътибар итеп саклыкка өндәү максатыннан узган.
-
Апас мәктәбенең яшь юл сакчылары республикада танылды
“Светофорик” отряды республика күләмендә 6нчы урынны яулап, беренче унлыкка кергән. Отрядның җитәкчесе Гүзәл Мөхәммәтшина 3 урынга ия булган.
-
Илдус Дәүләнов «кара исемлек»кә кертелгән җырчылар турында әйтте
Җырлар язучы, Илсөя Бәдретдинованың саунд-продюсеры Илдус Дәүләнов «ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булды. Тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова аннан «кара исемлек»кә нинди җырчыларны кертүе турында да сорады. Илдус Дәүләнов бу хакта беренче булып «Интертат»ка сөйләгән иде.
-
Бу көннәрдән ике еллап гомер узды...
Җырчы Иркә бүген нинди уйлар белән яши?
-
Апасның көмеш волонтерлары хәрбиләргә булыша
Апасның “Алга” яшүсмерләр үзәгенә йөрүче көмеш волонтерлар хәрбиләргә кабат гуманитар ярдәм озатты.
-
ҺАВА ТОРЫШЫ
18 декабрьгә һава торышы