19 февраль 2016 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 19.02.2016
-
Апас “Ашыгыч ярдәм“ бүлегенә мөрәҗәгать итүчелләр артты
Соңгы арада район үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә грипп белән чирләүчеләр еш мөрәҗәгать иткән. Авыручылар арасында балалар да, өлкәннәр дә бар. Берничә райондашыбызның хастаханәдә дәвалануы да мәгълүм. Шулай ук бозлавык сәбәпле, таелып егылып ярдәм сорап килүчеләр дә булган.
-
23 февральгә – Ватанны саклаучылар көненә татарча котлаулар
Быел Ватанны саклаучылар көнен өч көн дәвамында бәйрәм итәчәкбез. Араларыбызда армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк кешеләр байтак. Чын күңелдән чыккан котлауларын ишетү аларның йөрәгенә май булып ята. Әйдәгез, без, гүзәл затлар да, бәйрәм рухын тудырырга ашыгыйк! 1. Ирләр көне диләр бүген, Булсын,...
-
“Ел тәрбиячесе – 2016“ бәйгесе бара
Каратундагы "Гөлчәчәк" балалар бакчасында (җитәкчесе Мөнирә Садриева) "Ел тәрбиячесе - 2016" бәйгесе бара. Бәйгедә райондагы төрле балалар бакчасыннан (Каратун, Дүртиле, Зур Болгаер, Карамасар һ.б) җиде тәрбияче көч сынаша. Алар төрле яшьтәге группаларда шөгыльләр үткәрәчәк, сәнгать осталыкларын, педогогик тәҗрибәләрен тәкъдир итәчәкләр. Жюридан тыш, алар осталыгын 2014-2015 елгы бәйгеләрдә җиңгән тәрбиячеләр дә...
-
Табиблар аркасында үле бала тапкан... Алай гына да түгел әле
Уфада бер хатын-кыз табиблар хатасы аркасында үле бала тапкан. Хәзер ул башкача бала таба алмаячак. Әлеге фактлар тикшерү органнары һәм суд тарафыннан дәлилләнгән инде. Ачыкланганча, 2011 елда 35 яшьлек хатын-кыз йөклелекнең тугызынчы аенда эче авыртып шәһәрнең 3 нче клиник хастаханәсенә килә. Кесарев кисеме тиз арада ясалырга тиеш булса да, табиблар...
-
Атнаның исемнәр рейтингы билгеле булды
Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мәгълүматларына караганда, узган атнада 455 бала (217 малай һәм 238 кыз) тууы теркәлгән. Туган вакытта иң җиңел сабый - 780, ә иң авыры -5120 грамм булган. Башкаланың иң яшь әнисенә - 18, ә иң өлкәненә - 43 яшь булган. Әтиләрнең иң яше - 19да,...
-
Фермадан урлап маташкан...
Авыл хуҗалыгы берләшмәсенең терлекчелек фермасында каравыл торучы ир-атның үзен сакларга кирәк булып чыкты. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре төнге рейд вакытында аның үзенең кырын гамәлләренә тап булды. Әлеге каравылчы, үзе эшли торган фермадан печән һәм комбикорма урларга маташкан.
-
"Туган телем – иркә гөлем"
Олы Бакырчы авылы китапханәсендә "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән әдәби тематик кичә булды. Кичә китапханәче Сәйдәш Мөстәкыймовның тел турында эчтәлекле чыгышы белән башланып китте. Мәктәп укучылары шигырьләр, жырлар башкардылар. Соңыннан укучылар, килгән кунаклар күмәкләп "Туган тел" жырын яңгыратты. Биредә шулай ук "Егетләрнең асылы сез" дип исемләнгән әдәби музыкаль...