19 март 2013 яңалыклары
-
Табар Черкенендә Масленица бәйрәме
Май чабу (масленица) бик борынгы заманнардан сакланып килгән бәйрәм. Икенче төрле аны "кышны озату" дип тә атыйлар, ягъни елның иң салкын фасылы белән саубуллашу. 15 март көнне Табар Черкене авылы халкы бик күңелле итеп масленницаны бәйрәм итте. Бәйрәм мәктәп каршында узды. Борынгыларның төрле йолаларын сакларга тырышып олысы-кечесе бик тырышып хәзерләнгән...
-
ФИРҮЗӘНЕҢ ЧИРАТТАГЫ ҖИҢҮЕ
Зур Күккүз мәктәбе укучысы Фирүзә Яруллина Буада "Нәфыйков чаңгы юлы" кышкы спорт мәйданын ачу тантанасында Апас спорт данын уңышлы яклады. Йөзләгән яшь спортчы арасында ул үз дистанциясендә икенче булып килде.
-
ТИЗЛЕК ҺӘМ ТӨЗЛЕК БӘЙГЕСЕ
кышкы биатлон ярышлары Зур Күккүз мәктәбе янәшәсендә үтте. Район әфганчылары һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар башлангычы белән үткәрелгән бу бәйгедә беренче урынны хуҗалар алды, чүрибурашлылар икенче, Борнаш мәктәбе биатлон командасы өченче урында. Егетләр арасында Күккүз мәктәбе укучылары Раил Гайнетдинов - I, Рубин Галиуллин - II, Чүрибураштан Рөстәм Хәмидуллин III урынны яулады....
-
Яңача эшләүнең нәтиҗәсе дә булырга тиеш
Багыш фермасында бүген яңа туган ит токымлы бозаулар әниләре белән бергә тәрбияләнә. Суны да җылытып кына эчерәләр. Ишегалларына кертелгән салам-печәнне дә яратып ашыйлар. Алларына салынган башка азыклар да сыйфатлы һәм даими төрләндерелә, ылыстан да өзмиләр аларны. Терлекчеләр Илгизәр Гыйльманов, Ольга Краснова (рәсемдә) терлекләрне салкын метод кулланып һәм бәйдә тотмыйча тәрбияләүнең...