19 март 2014 яңалыклары
-
"Кунелем турендэ" 19.03.2014
-
Каратун мәктәбендә бокс буенча ярышлар уза
23 мартта, 10.00 сәгатьтә, Каратун урта мәктәбе базасында балалар арасында бокс буенча ярышлар уза. Анда яшь апаслылар белән беррәттән Яшел Үзән, Буа, Кама Тамагы спортчыларының да катнашуы көтелә.
-
“Лизинг-грант” программасы бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Республикада кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатыннан, "Лизинг-грант" программасы бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Субсидияләр түбәндәгеләргә каралган: - Бәйгедә катнашу өчен заявка бирелгән вакытка теркәлү срогы бер елдан ким булган эшмәкәрлек субъектларына - лизинг килешүе суммасының 45 проценты күләмендә, әмма 1 миллион сумнан да артык түгел; - Бәйгедә...