19 июль 2023 яңалыклары
-
Апаста яшьләр кавыша
Каратун егете Рафил Хәйруллин һәм Әҗем кызы Гүзәл Зәйнуллина яшьлек туйларын билгеләп үтте.
-
Азбабада Питрау бәйрәме 22 июльдә уза
Питрау ул – табигатьне олылау. Аңа табыну, биргәннәренә шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә.
-
Апаста шоферлардан игътибарлы булу сорала
Районның юл сакчылары соңгы вакытта машина белән артка йөргәндә бәрелү очраклары артуы хакында кисәтә.
-
Апаста урман бете кадалу очраклары бар
Урман бете – талпан кадалудан сак булу кирәк.
-
Апас эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Фәнис Шәрәфуллин коллективы белән саубуллашты
Апас эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәнис Шәрәфуллин лаеклы ялга китте. Ул күп кенә җылы, матур сүзләр кабул итте, хезмәттәшләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
-
Кече Болгаердан Ләлә Фәйзуллинаның шөгыльләре арта бара
Кече Болгаер авылында яшәүче Ләлә Фәйзуллина матурлыктан ямь табып, өен гөлләргә, бакчасын чәчәкләргә күмеп яши.
-
Апаста салмыш шофер тоткарланган
Район үзәгендә шәхси машинасына утырып юлга чыккан салмыш шофер тоткарланган. ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, ул төн уртасында исерткечләр кулланган халәттә руль артына утырган.
-
Апас-Кама Тамагы арасында дуслык күпере ныгый
19 июль кичендә Апасның үзәк ял паркында Кама Тамагы районы үзешчәннәре чыгыш ясый.
-
Апаста “Яшь десантчы” палаткалы лагеренда ГТО нормалары тапшырдылар
Дәвештә “Яшь десантчы” палаткалы лагере җәй дәвамында балаларны үзенә җыя.
-
Апаста мини-футбол буенча Чемпионат башлана
Апаста ирләр командалары арасында җәйге мини-футбол ярышлары уза. Ул футбол лигасы кысаларында оештырыла.
-
Сания Хуҗина: “Сокланам, горурланам, рәхәтлек алам“
Сатмыш авылында яшәүче Сания апа Хуҗина кебек кешеләр сирәктер.