19 август 2016 яңалыклары
-
Музыкальная передача "Кунелем турендэ" 19.08.2016
-
Ник икән? Апаслылар куркынычсызлык каешын эләктерергә “оныта“
Районның юл хәрәкәте дәүләт иминлеге инспекциясе хезмәткәрләре сүзләренчә, соңгы арада куркынычсызлык каешын эләктермәүче, мотошлем кимәүче транспорт хуҗалары саны арткан. Ике көндә шундый 10 очрак теркәлгән.
-
Дәүләкидә Зәлидә уеннары үтте
Зәлидәдә олысы-кечесе күңел ачты, рәхәтләнеп биеде. Бергә-бергә чәй эчтеләр, саф һавада ял иттеләр.
-
Апаста игелекле очрашулар башланып китте
Район хакимияте, социаль яклау идарәсе, опекунлык бүлеге вәкилләре мөмкинлекләре чикләнеп, коляскада утыручы райондашлар, аз керемле, күп балалы гаиләләр янында булып, аларның хәл-әхвәлләрен белешә, тормыш-көнкүрешләре белән таныша. Район үзәгендә шундый очрашулар башланып та китте. Ул график нигезендә дәвам итәчәк.
-
Апаста фонтаннар саны егермегә җитеп килә
Каратун, Свияжский бистәсендәге фонтаннар узган ел ук файдалануга тапшырылган иде. Район үзәгендәге фонтаннар саны унбишкә җитеп килә. Төзүчеләр әле кичә генә Татарстан Президенты программасы буенча капиталь ремонтланучы "Салават күпере" балалар бакчасы каршына аның унөченечесен монтажлауны төгәлләделәр. Яшьләр микрорайонындагы үзенчәлекле фонтан да бик матур, аның тирә-юнен төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Үзәк...
-
Татарча туй котлаулары
Ай! Кояштай елмая Буген сезнең йөзегез Аерым идегез сез кичә Буген инде икегез. Ике йөрәк, бер үк җырны Җырлый башлый бүгеннән Кайгы-хәсрәт дигәннәре Ерак йөрсеннәр сездән. Дуслык, туганлык хисләре Алар сездән сүнмәсен. Үстерегез уллар-кызлар Гомер әрәм утмәсен. Тормыш булгач - барда була. Булыр авыр минутлар Бергә-бергә киңәш итсәң, Алар сездән...