19 октябрь 2012 яңалыклары
-
Балачакның гүзәл мизгелләре
Район мәдәният йортында "Җырлы-моңлы балачак" бәйгесе узды. Анда районның 30 балалар бакчасында тәрбияләнүче 80 нәни "йолдызчык" катнашты. Балаларның сәләтләре 5 номинациядә сыналды. "Әлеге чара "Сәләтле бала" бәйгесе кысаларында узды. "Сәләтле бала"да нәниләрнең иҗатлары, сәләтләре укучылар арасында күмелеп кала, мөмкинчелекләре ачылып бетми иде. Ә быел мәйдан тулысынча балалар бакчалары коллективларына бирелде",...
-
Мул уңышлы көзге бәйрәм
Район үзәк китапханәсендә Апас урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары һәм укучылары белән берлектә Сөмбелә бәйрәме узды. Көзге эшләр турында тулы мәгълүмат алу, яшелчәләр, җиләк-җимешләр хакындагы белемнәрне тагын да тирәнәйтү, милли бәйрәмнәрне яшь буынга җиткерү, шулай ук балаларны китапханәгә тарту максатыннан уздырылган бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Укучылар укытучылары Альмира Хисамова,...