19 декабрь 2016 яңалыклары
-
Апаста тагын бер исерек
Җомга-шимбә көннәрендә район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тагын ике исерек тоткарланды. Һава торышы бозылу сәбәпле, хәзер юллар аеруча саклык таләп итә. Исерек шофер кемнеңдер гомеренә куркыныч тудыра бит. Игътибарлы булыгыз, һәркемнең дә тормышы кадерле.
-
Апас кызы Айзилә Айтуганова җиңүче
"Бозда сак булам" республикакүләм рәсем бәйгесендә Апас урта мәктәбенең 2 Б классы укучысы (җитәкчесе Зөлфия Хәйруллина) Айзилә Айтуганова беренче урынны яулады. Котлыйбыз!
-
Апаста янгынга каршы көрәш режимы керде
Татарстанда 15 декабрьдән янгынга каршы көрәш режимы кертелде. Ул Яңа ел бәйрәмендә халыкның тормышын һәм сәламәтлеген, иминлеген кайгырту, милекнең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан уза. Әлеге янгын куркынычсызлыгы чаралары 2017 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт аралыгында пиротехник эшләнмәләр куллану тыела. Сәнәгать корылмалары, ягулык-энергетика комплексларыннан 500 метр, торак-коммуналь хуҗалык,...
-
Көяз чыршылар Яңа елны көтә
Каратун-Апас арасын әнә шундый гүзәл урман кунаклары - көяз чыршылар бизи. Әлеге юлда урнашкан оешмалар узып баручы һәркемгә күтәренке Яңа ел кәефе бүләк итә.
-
Казан Кремлендә Минтимер Шәймиевкә багышланган китап тәкъдим ителә
Китапның авторлары - Игорь Цыбульский һәм Нурсөя Шәйдуллина. Бүген Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында "Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә..." сериясеннән, Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә багышланган китап тәкъдим ителә. Әлеге чарада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, "Молодая гвардия" нәшрияты җитәкчесе, "Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә..."...
-
«Татар җыры-2016»: «Үзгәреп һәм җырлап яшик Миңнеханов чорында!»
Менә, ниһаять, түземсезлек белән көтеп алынган елның төп вакыйгасы - «Татар җыры» халыкара эстрада фестивале дә үтеп китте. Быелгы «Татар җыры»нда кайсы артист ике «Алтын барс» алды? Разил Вәлиев кемнәргә атап шигырь язган? Ни өчен Салават Фәтхетдинов катнашмады? Кайсы артистлар икешәр җыр башкарды? Сәхнә артындагы әзерлекне күрү максатыннан «Пирамида»га иртәрәк...
-
Биештә “Сәйәр” сәхнәгә чыгарды
Балаларда рухи культура һәм милли мирасыбызга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, 2016 елның 15 нче октябреннән республика күләмендә "Сәйәр" театры фестиваль-бәйгесен башлаган иде. Биеш урта мәктәбе укучылары да бу чарадан читтә калмады. Мәктәбебезнең "Өмет" театр коллективы бәйгенең зона этабында (Казан) якташыбыз Хәбир Ибраһимның "Төпчек малай маҗаралары" әкияти - тамашасын күрсәтте. Җитәкчеләре...
-
50 ел “Йолдыз“ укый
Апас сәнгать мәктәбе директоры Фатыйх Хисамов "үземне белә башлаганнан бирле район газетасын укыйм. 50 елдан да артык буладыр инде", - ди. Газетага ташламалы язылучылар арасында уйнатылган лотерея уенында да бүләккә лаек булды ул. Бу актив укучыбызга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын һәм "Йолдыз"дан аерылмавын телибез. Гөлзада Гатауллина. Автор фотосы.