Апаста янгынга каршы көрәш режимы керде
Татарстанда 15 декабрьдән янгынга каршы көрәш режимы кертелде. Ул Яңа ел бәйрәмендә халыкның тормышын һәм сәламәтлеген, иминлеген кайгырту, милекнең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан уза. Әлеге янгын куркынычсызлыгы чаралары 2017 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт аралыгында пиротехник эшләнмәләр куллану тыела. Сәнәгать корылмалары, ягулык-энергетика комплексларыннан 500 метр, торак-коммуналь хуҗалык,...
Татарстанда 15 декабрьдән янгынга каршы көрәш режимы кертелде. Ул Яңа ел бәйрәмендә халыкның тормышын һәм сәламәтлеген, иминлеген кайгырту, милекнең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан уза. Әлеге янгын куркынычсызлыгы чаралары 2017 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт аралыгында пиротехник эшләнмәләр куллану тыела. Сәнәгать корылмалары, ягулык-энергетика комплексларыннан 500 метр, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, халык күп йөри торган объектлар, автомобиль юлларыннан 50 метр ераграк мәйданнарда бенгаль утлары һәм хлопушкалар яндыру ярамый, - дип хәбәр итте районның янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев