20 май 2017 яңалыклары
-
Кайбычлылар Апаста кунакта
Зона семинар-киңәшмәсендә катнашкан күршеләребез-кайбычлылар район үзәге белән дә бик теләп таныштылар. Батырлар Мемориалындагы герой якташлары бюсты янында истәлеккә фотога да төштеләр.
-
Урта Балтай мәктәбендә юл кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чара узды
Урта Балтай мәктәбендә "Игътибар, балалар!" айлыгы кысаларында юл кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чара узды. Биредә юл иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәре Марат Хөснетдинов катнашты. Ул җәйге каникулларны исән-имин уздырып җибәрү максатыннан таләп-кагыйдәләрне тагын бер кат укучыларның исләренә төшерде. Укучылар исә җырлар, шигырьләр аша белемнәрен күрсәттеләр.
-
Апас үзәк китапханәсе уңышлары
Апас үзәк китапханәсе коллективы республикакүләм узган бәйгеләрдә актив катнаша. Аларның хезмәтләре дә бәяләнә. Әле яңа гына Татарстан китап нәшрияты Чулпан Хөснетдинова җитәкләгән коллективка Рәхмәт хатын юллады. Балалар китапханәсе җитәкчесе Гөлинә Мулахметова да Республика балалар китапханәсе җитәкчеленнән Рәхмәт хаты алды. Котлыйбыз!
-
Апас өстендә вертолет кемнәрне фотога төшергән?
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абделганиев 15 майда Апас районы территориясе өстендә махсус вертолет ярдәмендә санкцияләнмәгән чүплекләр, авыл эчләре, тыкрыкларда таралып яткан чүп-чар, тирес өемнәренең һавадан видеога һәм фотога төшерелүен, аларны юк итү, территорияне чистарту буенча ашыгыч чаралар күрү ихтыяҗын искәртә. Бу рәсми документка район үзәге, Әнәле, Каратун,...