20 октябрь 2011 яңалыклары
-
ЯШЬЛӘР УРАМЫ ЯШӘРӘЧӘК
Апасның Яшьләр урамында зур төзекләндерү эшләренә керештеләр. Урам уртасыннан үтәчәк яңа асфальт юл өчен мәйдан әзерләнде, бирегә хәзер асфальт аслыгына ком ташыйлар.
-
ТӘМЛЕСЕН ТӘМЛЕ ДӘ...
Соңгы вакытларда халык гөмбә җыю эше белән мәшгуль. Ләкин сак һәм игътибарлы булу хакында онытучылар да бар. "Бу көннәрдә генә дә 2 агулану очрагы теркәлде. Гөмбәне җыйганда, эшкәрткәндә һәм ашаганда сак булсыннар, сәламәтлекләре белән шаярмасыннар иде", - ди кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү Федераль хезмәтенең...
-
БУАДАН ҖИҢЕП КАЙТТЫЛАР
"Ватан" Халыкара яшьләр иҗат фестиваль-конкурсының зона туры үтте. Биредә районыбыз яшьләре дә уңышлы чыгыш ясадылар. Нәфис сүз номинациясендә Каратун урта мәктәбе укучылары Инзил Тимуршин һәм Адилә Исмәгыйлева - беренче, Борнаш урта мәктәбе укучысы Язилә Гыйльметдинова - икенче урынны яулап кайттылар.
-
ВОЛОНТЕРЛАР ЯРДӘМГӘ АШЫГА
"Рассвет" социаль ярдәм итү үзәге патранажлыгында нәкъ бер ел элек "Ничек яшисең ветеран?" дип исемләнгән волонтер хәрәкәте оештырылды. Әлеге хәрәкәт эшендә Апас аграр көллиятенең 11 укучысы катнаша. Көллиятнең төрле курсларында һәм группаларында укучы егет-кызларны бер үк максат берләштерә. Җәмгыятькә файдалы булу, ярдәмгә мохтаҗларга шәфкать кулы сузу, мәрхәмәтлелек эшенә үз өлешен...