Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын
Халыкара гаилә һәм музейлар көне уңаеннан, район мәдәният йорты каршында "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән гаилә бәйрәме узды.
Гаилә - кеше өчен җылыныр учак, сыеныр почмак. Нык, тату гаилә мөнәсәбәтләрен, милләтләр дуслыгын чагылдырган, төрле милләт вәкилләрен, олысын-кечесен бер мәйданга җыйган гаилә бәйрәме һәркемнең күңеленә хуш килде. Нәкъ шушы...