Укуда да, бәйгеләрдә дә сынатмый
Каратун урта мәктәбенең 10 класс укучысы Регина Хисмәтуллина район мәдәният йортында узган "Озын толым" бәйгесендә катнашып, үзенең җыр-биюгә осталыгы, тапкырлыгы, нәфислеге, үткенлеге, шул ук вакытта тыйнаклыгы белән тамашачылар мәхәббәтен яулады.