ИСӘНМЕ, ТУГАН АВЫЛЫМ!
Бу көннәрдә Колгына авылында яшәүче Рәис һәм Әлфия Гыйсмәтуллиннар уллары Рәмисне солдат хезмәтеннән каршы алдылар. Улларының ватан алдындагы бурычын намус белән, исән-сау үтәп кайтуы ата-ана өчен чиксез горурлык һәм сөенеч. Рәмис Апас аграр көллиятендә тракторчы һәм эретеп-ябыштыручы һөнәре үзләштергәннән соң, 1 ел элек армиягә киткән иде. Ул Псков шәһәрендә РФ...