Яшьләр, яшьләр – кыю халык
Апас аграр көллиятендә "ФОРПОСТ" яшьләр оешмасы 2006 елда оеша. Алар башкарган эшләрне саный китсәң, шактый күп. Төрле эш юнәлешләрен ала алар үзләренә. Яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау - "Көзге кросс", спорт ярышлары, тәмәке, наркомания, СПИДка каршы акцияләр үткәрү, радикализм һәм экстремизмга каршы көрәш һәм башка бик күп кирәкле чаралар...