Апас районында язгы чәчү тәмамланды
Район игенчеләре бүген тыныч күңел белән Ходай бүләге-май аеның җылы, мул яңгырларына хозурлана. Республика җитәкчелеге алдында да йөзебез чиста-вәгъдә иткәнчә, 13 майга район программасы буенча 18801 гектарда язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелде. 7222 гектарда бодай, 8544 гектарда арпа, 2200 гектарда борчак, 260 гектарда урнашкан арпаның тишелеше дә әйбәт, соңгы...