“Салават күпере“ндә чыгарылыш кичәсе
Апастагы "Салават күпере" балалар бакчасыннан быел 31 бала мәктәпкә керә. Чыгарылыш кичәсендә алар бакча апаларына олы рәхмәтләрен белдереп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Уңышлы юллар теләп аллы-гөлле шарларны һавага очырдылар. Әти-әниләр дә бакча коллективына рәхмәтләрен җиткерделәр.