Апас муниципаль район башлыгы Рәшид Заһидуллин барлык райондашларны Яңа ел белән котлый
Хөрмәтле райондашлар!
Изге уй-ниятләр, олы өметләр белән атлап кергән тагын бер ел үзенең шатлыклы мәшәкатьләре белән артта калды. Без начар яшәмәдек һәм эшләмәдек. Уртак тырышлыгыбыз аркасында 2015 елда һәр өлкәдә уңышларга ирештек. Республикабызның чәчәк атуы, бәхетле, мул тормышыбыз хакына маңгай тирен түгеп, көнне-төнгә ялгап, алны-ялны белми үстергән икмәгебез, җитештергән продукциябез...