“Аулак өй”дән соң“Каз өмәсе”
1 февральдән эш программасы-план буенча һәр авыл җирлегендә үткәнебез, тарихыбызга багышланып, күпләрне яшьлекләренә кире кайтаручы ретро-концертлар сезоны башланды. 2 февраль кичендә аның иң беренчесен акхуҗалылар куйды. Зал шыгрым тулы, аягүрә тамаша кылучылар да күп иде.
Бу яктагы клуб мөдирләре Люзия Сөнгатуллина, Зөлфия Юзеева, Роза Нуриева, китапханәче Рафис Газиев бик оста...