25 май – мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау көне
Чыгарылыш класс укучыларын алда шатлыклы да, үзенчәлекле дә тормыш юлы көтә. Төрле уку йортларына керсәләр дә, хезмәт юлларын башласалар да, районыбызның егет-кызлары сынатмаслар. Барлык укучыларны, әти-әниләрне, чыгарылыш класс укучыларын Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм, уңышлы имтиханнар, якты киләчәк, ак юллар телим.
Рәшид Заһидуллин,
муниципаль район башлыгы.