Тәүгелде авылы асфальт юллы булды
Олы Бакырчы авыл җирлегенә керүче Тәүгелде авылы халкы элек-электән уңганлыклары, дус-тату, тырыш булулары белән аерылып тордылар. Халык җыенымы, Ураза яки Гает бәйрәме буламы, һәр җыелган җирдә авыл эченә керү юлы сорап ялваралар иде.
- Авылыбыз бик матур, халкыбыз тырыш, мәчетебез, кибетебез, клубыбыз, яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктыбыз бар, менә шул юлыбыз...