Апасның үзәк паркында һәр көнне бәйрәм чаралары була
Бүген, ягъни 4нче гыйнвар көнне 15.30 да Үзәк паркта күңел ачу чаралары була. Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында җыр-бию, уеннарны Чирмешән, Урта Балтай, Коштавылы, Кызылтау авыл җирлекләре бүләк итә. Килми калмагыз! Бик күңелле булачак. Әлеге чаралар 7нче гыйнварга кадәр дәвам итә.