4 январьда Апас "Дулкын" бассейнында укучылар арасында йөзү ярышлары үткәрелде. Ярышларда 10 мәктәп җыелма командасы составында алтмыштан артык егет һәм кыз катнашты. Командалар беренчелегендә тугыз еллык мәктәпләр арасында Апас, Чүрибураш һәм Күккүз, 11 еллык мәктәпләр арасында Апас, Каратун, Биеш мәктәпләре вәкилләре җиңде. "Дулкын" бассейнында быелгы беренче ярышны ачу һәм җиңүчеләрне...
4 январьда Апас "Дулкын" бассейнында укучылар арасында йөзү ярышлары үткәрелде. Ярышларда 10 мәктәп җыелма командасы составында алтмыштан артык егет һәм кыз катнашты. Командалар беренчелегендә тугыз еллык мәктәпләр арасында Апас, Чүрибураш һәм Күккүз, 11 еллык мәктәпләр арасында Апас, Каратун, Биеш мәктәпләре вәкилләре җиңде. "Дулкын" бассейнында быелгы беренче ярышны ачу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты.


Нет комментариев