Апас кызы Адилә Вәлиева тәүге тапкыр тавышын бирде
Рәсми төстә

Апас кызы Адилә Вәлиева тәүге тапкыр тавышын бирде

Яшь сайлаучы үз өлешен кертте.

(18 сентябрь, “Апастово-информ”).

Адилә Вәлиева Апас бистәсендә 878нче номерлы сайлау участогына беренчеләрдән булып килде. Ул Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда тәүге тапкыр катнашып, үз тавышын бирде. Адилә Вәлиева читтә торып белем ала, Апас икмәк пешерү комбинатында эшли.

 

“Минем өчен бу көн бик истәлекле. Мин дә сайлауларга килеп, тавыш бирдем", - диде ул.


Нет комментариев