Кайбер кешеләрнең энергиясенә, җитезлегенә, һәр эшкә өлгерүенә сокланмый мөмкин түгел.
Апаста яшәүче Ләйсән Макарова - нәкъ шундыйларның берсе. Кайда гына булса да, үзен эш сөючәнлеге, үткенлеге, ачыклыгы белән таныта. Кешеләр белән тиз уртак тел таба, аралашучан, чая холыклы. Төп хезмәтендә дә, җәмәгать эшләрендә дә актив, гаилә тормышында да һәр эшкә өлгерә. Тормыш иптәше Марат белән бергәләп алып барган хуҗалыклары да моның ачык мисалы. Яшьләр арасында да, гаилә тормышында да – үрнәк ул.
«Җәмәгать эшендә дә, гаиләдә дә: Ләйсән Апасның “Яшьлек” үзәген җитәкли һәм гаилә кәсебен дәвам итә»
Ләйсән Апасның “Яшьлек” яшьләр үзәген җитәкли. Яшьләр белән эшләү, аларны бер максат тирәсенә туплау, төрле чаралар оештыру җиңелләрдән түгел. Моның өчен оештыру сәләте дә, кешеләр белән эшли белү дә, яңалыкка омтылыш та кирәк. Ләйсәндә бу сыйфатларның барысы да бар. Ул һәр эшкә җиң сызганып тотына, башлаганын ахырына җиткерергә тырыша. Аның өчен хезмәттә генә түгел, җәмәгать тормышында да читтә калмау, район тормышында үз өлешеңне кертү мөһим.
Ә эш көне тәмамлану белән Ләйсәнне өйдә тагын бер зур хезмәт көтә. Монда инде ул тормыш иптәше Марат белән бергә гаилә хуҗалыгын алып бара. Марат малларны карый, сыерларны сава, ә Ләйсән сөтне эшкәртеп, аннан тәмле ризыклар әзерли. Берсе җитештергәнне икенчесе дәвам итә. Шулай итеп, еллар дәвамында бергәләп булдырган гаилә кәсебе бүген дә үз җаена бара.
«Мал асрау җиңел түгел, әмма Макаровлар аны яратып башкара»
Макаровларның хуҗалыгында биш баш эре терлек, дүрт сарык бар. Сыерларның бозаулары да үсеп килә. Мал асрауның җиңел хезмәт түгеллеген икесе дә яхшы белә. Аларны вакытында ашатырга, карарга, саварга кирәк. Марат бу эшкә аеруча җаваплы карый. Хәтта төнлә дә маллар янына чыгып, ашатып керә. Сөтнең күләме һәм сыйфаты тукландыру тәртибенә бәйле икәнен яхшы аңлый.
- Марат малларны үзе карый, үзе сава. Хәзер саву аппаратыбыз да бар. Аңа да беркемне ышанып тапшырмый, үзе башкара. Ит өчен үстергән малларыбызны да озак тотмыйбыз. Итләрен чиста ризык дип яратып алалар, - ди Ләйсән.
Гаилә кәсебенә Макаровлар 2009нчы елда нигез сала. Барысы да зур мөмкинлекләрдән түгел, ә кечкенә генә адымнан - бозаулар сатып алудан башлана.
- Ул вакытта тормыш иптәшем Казанда эшли иде, үзем халыкны социаль яклау идарәсендә хезмәт куйдым. Эш башларга теләүчеләргә хезмәт биржасы аша ярдәм күрсәтелә иде. Без дә шул мөмкинлектән файдаланып, 58 мең сум акча алдык. Иң элек бозаулар сатып алдык. Бераздан иремә сыерлар асрарга тәкъдим иттем. “Син сыерлар асрасаң, мин сөт ризыклары әзерләрмен”, - дидем, - дип искә ала Ләйсән.
Башта бер сыердан башланган хуҗалык тора-бара киңәя. Макаровлар малларны үзләре үрчетүгә күчә. Сыерлар бозау китерә, үскән таналар көтүне тулыландыра. Шул рәвешле, еллар дәвамында гаилә хуҗалыгының үз нигезе, үз тәртибе барлыкка килә. Сөт ризыкларының үз сере бар.
Марат савымнан соң сөтне өйгә алып кайта, ә Ләйсән аны эшкәртүгә керешә. Каймак, эремчек, катык әзерли, кирәк чакта корт та ясый. Сөт ризыкларын даими сатып алучылары бар. Аларны өйләренә үк илтеп бирәләр. Бигрәк тә эремчеген яратып алалар.
- Сөтебез куе, каймаклы. Эремчеккә каймак та кушам, сөт өстен дә җыеп салам. Шуңа күрә үзе дә тәмле, туклыклы була. Творогны каймаксыз гына ашасаң да бик тәмле, - ди хуҗабикә.
Ләйсән Макарованың кулинар осталыгы
Ләйсән эремчек әзерләүнең үз серләре булуын яшерми. Башта бу эшне өйрәнү җиңел бирелмәгән. Берәүдән киңәш сораган, икенчесеннән тәҗрибә алган. Һәр эшнең үз тәртибенә төшенү өчен бер еллап вакыт кирәк булган.
- Мин эремчекне лимон кислотасы белән ясыйм. Аны күпме салырга, сөтне кайчан сүндерергә - барысының да үз вакыты бар. Күбекләнеп күтәрелә башлагач, вакытында утын киметергә кирәк. Озак тотсаң, эремчек катып китә, ә соңга калсаң, саруы күп була, әзрәк чыга. Башта минем дә килеп чыкмаган чаклар булды. Хәзер инде күзем төшүгә үк аңлыйм, - ди ул.
Катык ясауның да үз нечкәлекләре бар. Сөтнең җылылыгын дөрес билгеләргә, оеткыны тиешле вакытта салырга кирәк. Артык кайнар булса да, суынып китсә дә, нәтиҗәсе көтелгәнчә чыкмый. Ләйсән әзерләгән катык, кашыкны бастырып куярлык куе була.
- Сөтне бармак пешмәслек җылыга җиткереп, аннары оеткы салырга кирәк. Боларның барысына да үзең өйрәнәсең. Башта сорашасың, сынап карыйсың. Тормыш үзе өйрәтә икән, - ди ул.
Сатып алучыларның мактаулы сүзләре дә Ләйсән өчен зур куаныч. “Синең эремчегеңбик тәмле, сыер исе дә килми”, - дип әйтүчеләр бар. Кайберәүләр хәтта аның әзерләгән ризыкларының серен белергә, ничек ясавын сорашырга ярата. Мондый бәяләр хуҗабикәнең хезмәтенә тагын да дәрт өсти.
“Гөлләр белән сөйләшеп тә йөрим”
Ләйсәннең булдыклылыгы нәкъ менә шунда күренә дә: ул бер эш белән генә чикләнми, тормышның һәр өлкәсендә үз урынын таба. Көндез яшьләр белән эшли, төрле чаралар, очрашулар оештыра, кешеләр белән аралаша. Өйгә кайткач, гаилә мәшәкатьләренә чума. Ике бала тәрбияләп үстергән Ләйсән бүген онык сөю бәхетен дә татыган. Гаиләсе, төп хезмәте, җәмәгать эшләре һәм хуҗалык мәшәкатьләре арасында тормышның һәр мизгеленең кадерен белеп яши. Ә аның күңеленә аерым бер рәхәтлек бирә торган шөгыле дә бар - гөлләр үстерү.
Ләйсән аеруча яран һәм орхидея чәчәкләрен ярата. Яраннарын кая гына күрсә дә, алып кайтырга тырыша. Җәй көне аларны ишегалдына чыгара, язын махсус савытларга утырта, көзен яңадан өйгә кертә. Гөлләр белән мәш килү аның өчен көндәлек бер матур гадәткә әйләнгән.
- Нинди җен кагылгандыр инде, гөлләрне бик яратам. Әнием дә, дәү әнием дә үстерә иде. Яраннарны яз көне урамга чыгарам. Башта бераз чирләп алалар, аннары тернәкләнеп китәләр: яфраклары куера, зурая. Көзен өйгә керткәч тә бераз җайлашып алалар. Кайберләренең ботакларын сындырып, бәбиләрен утыртам. Алар да үсеп китә. Иртүк торуга гөлләремне карарга керешәм: кайсы саргайган, кайсысына нәрсә кирәк - барысын да барлап чыгам. Алар белән сөйләшеп тә алам. Шуларны карап, күңелем күтәрелә, - ди Ләйсән.
Гөлләрен караганда да хуҗабикә бернәрсәне әрәм итми. Эремчек әзерләгәннән калган саруны да файдалы куллана: аны суга кушып, бераз йод тамызып, гөлләрен тукландыра. Бакчадагы яшелчәләргә дә шундый катнашма сибә. Хуҗалыкта бер эш икенчесенә файда китерә.
Макаровларның гаилә кәсебе - бер көнлек мавыгу түгел, ә еллар дәвамында тырышлык белән булдырылган хезмәт нәтиҗәсе. Бер сыердан башланган эшнең бүген дәвам итүе дә очраклы түгел. Чөнки бу хуҗалыкта һәркем үз өлешен кертә, бер-берсенә таяныч булып яши. Ә Ләйсән кебек эштән курыкмаган, тормышны яраткан, һәр нәрсәгә дәрт белән алынган кешеләр өчен хезмәт тә, гаилә мәшәкатьләре дә, хәтта гөлләр карау да тормышның матур бер өлешенә әверелә.
Нет комментариев