Район тормышы

Игелекле эшләр дәвам итә

Районыбызның “Көмеш волонтёрлары” бүген дә иртәннән үк актив хезмәт куя.

Аларның һәркайсы уртак игелекле эшкә үз өлешен кертә, хәрбиләргә гуманитар ярдәмнәр әзерли.

“Монда күңелгә бик рәхәт, кабат-кабат киләсе килеп тора. Бергәләп аралашабыз, эшлибез, аннары чәй өстәле артында сөйләшеп утырабыз. Егетләргә ярдәм итә алуыбызга сөенәбез, үзебезне кирәкле итеп тоябыз”, - дип уртаклашалар волонтёрлар.


Нет комментариев