Җәмгыять һәм без

Татарстанда ел башыннан судагы фаҗигалардә 71 кеше һәлак булган, шул исәптән алты бала

Татарстан Республикасында ел башыннан суда 87 фаҗига булган, аларда 71 кеше һәлак булган, шул исәптән алты бала. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия МЧСының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасының кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев сөйләде.

Шул ук вакытта 29 кешене, шул исәптән сигез баланы коткарырга мөмкин булган. Чагыштыру өчен, узган елның шул ук чорында республикада 88 фаҗига булган, нәтиҗәдә 79 кеше һәлак булган.

Быел судагы фаҗигаларның төп сәбәпләре булып түбәндәгеләр тора: җиһазландырылмаган урында коену, шуның аркасында 29 кеше һәлак булган, шулай ук сәламәтлек проблемалары яки исерү аркасында суга егылу – мондый хәлләрдә 31 кеше һәлак булган.


Нет комментариев