Татарстанда гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларында башкаларга караганда ешрак юл-транспорт һәлакәтләре булган 132 куркыныч участок билгеләнгән.
Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы башлыгы урынбасары Ранис Фәйзуллин ТР Дәүләт Советының торак-коммуналь хуҗалык комитеты утырышында хәбәр итте.
«Барлык 132 участок буенча да куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән инженерлык чаралары эшләнгән», – диде Фәйзуллин.
Ул билгеләп үткәнчә, юлларның авария куркынычы зур булган кисәкләрендә куркынычсызлыкны арттыру өчен чаралар комплексы гамәлгә ашырыла: җәяүлеләр юллары җиһазландырыла, саклык киртәләре һәм светофор объектлары урнаштырыла, урам яктыртуы кертелә, шулай ук ясалма юл тигезсезлекләре җиһазландырыла.
Нет комментариев