Салкыннар башланыр алдыннан автомобильнең төп системаларын тикшерү мөһим. Бу хакта “Татар-информ”га РФ Хөкүмәте каршындагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия әгъзасы, автоэксперт Дмитрий Попов сөйләгән.
Белгеч алгы пыяла һәм көзгеләрне җылыту системасын, аккумуляторны тикшерергә, салон фильтрын алыштырырга киңәш иткән. Шулай ук тосол дәрәҗәсен карарга, кышкы тәрәзә югыч сыеклыгы кулланырга, резина тыгызлагычларны һәм йозакларны силикон белән эшкәртергә кирәк. Автомобильнең барлык яктырту приборлары да төзек булырга тиеш.
Чыганак: “Татар-информ”.
Нет комментариев