Олы Бакырчыда халыклар бердәмлеге көненә багышланган очрашу узды
Район тормышы

Олы Бакырчыда халыклар бердәмлеге көненә багышланган очрашу узды

Кичәнең төп өлеше махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итүгә багышланган.

Олы Бакырчы мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Бердәмлекнең көче - дуслыкта” дип исемләнгән очрашу узды. Катнашучылар хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрү эшен дәвам иткәннәр. Бу игелекле эшкә көзге каникулларда ял итүче балалар да, бәйрәм көннәрен дәү әниләре янында үткәрүче нәниләр дә, ярдәмчел авыл апалары да теләп кушылган.

Кичә күңелле мизгелләргә дә бай булган - җырлап-биеп күңел дә ачканнар, онытыла барган халык уеннарын да искә төшергәннәр, “Чолганыш” һәм “Саңгырау телефон” уеннарын уйнап, бергәләп рәхәтләнеп ял да иткәннәр.


Нет комментариев