Көзге каникуллар чорында балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү аеруча мөһим.
Шушы максаттан Үтәмеш авылы клубында “Караңгыда күренеп тор!” дип исемләнгән профилактик акция узды. Чара барышында балалар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган видеоролик карадылар, анкета сорауларына җавап бирделәр, үз белемнәрен сынадылар.
Очрашу ахырында һәркайсына бүләк итеп яктылыкны кире кайтаручы наклейкалар тапшырылды. Алар караңгы вакытта җәяүлеләрнең юлда яхшырак күренүенә ярдәм итәчәк.
Бу хакта Үтәмеш авылы клубы мөдире Елена Сәлахова хәбәр итте.
Нет комментариев