Җәмгыять һәм без

Ир-ат бакча йортындагы янгында көчле пешүләр алган

Янгын Татарстанның Югары Ослан районында булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Бер катлы тактадан төзелгән бакча йорты һәм каралты-куралар яна. Янгынның гомуми мәйданы - 50 кв. метр. Һәлакәт нәтиҗәсендә 72 яшьлек ир-ат зыян күргән. Аның аяклары һәм битләре 1-3 дәрәҗә пешкән. Тәннең 78 процент өслеге зарарланган. Ир-атны Югары Ослан үзәк район хастаханәсенә алып килгәннәр.
Янгынның башлангыч сәбәбе-электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

 

Татар-информ


Нет комментариев