Бу хакта төбәк губернаторы Александр Шуваев хәбәр иткән. Аның мәгълүматлары буенча, фаҗига 7 ноябрь төнендә булган.
Моннан тыш, 31 октябрьдә Ровеньки округының Түбән Серебрянка авылында беспилотник һөҗүмендә авыр җәрәхәтләр алган ир-ат хастаханәдә вафат булган, дип сөйләгән төбәк башлыгы.
«Бу һәр гаилә өчен зур югалту. Туганнарга һәм якыннарга чын күңелдән кайгы уртаклашуымны белдерәм, сезнең белән бергә кайгырабыз», – дип язган Шуваев МАКСта.
Нет комментариев