Җәмгыять һәм без

Балаларына 1,2 млн сум алимент булган ир-атка төзәтү эшләре билгеләнгән

Балык Бистәсе районының 39 яшьлек жителе алимент түләмәүдә гаепле дип табылган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2026 елның гыйнварыннан июненә кадәр ир-ат, инде административ җаваплылыкка тартылган булып та, балаларны тәэмин итү өчен акча түләмәгән. Бурычның гомуми суммасы 1,2 млн сумнан арткан.

Намуссыз ата-ана гаебен тулысынча таныган. Суд аңа 8 ай төзәтү эшләре биргән. Хөкем карары законлы көченә кергән.


Нет комментариев