«Болак яшьләр театры» актеры Азиз Әхмәдов 35нче яшендә вафат булган. Бу хакта театрның социаль челтәрләрендәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.
Октябрьдә театр инде елдан артык онкологик авыру белән көрәшкән артистка ярдәмгә акча җыю турында игълан иткән. Соңгы вакытта Азиз Әхмәдов Нью-Дели клиникаларының берсендә дәвалана. Театрда «Примадонна» спектакленең хәйрия күрсәтүе узарга тиеш булган. Аннан кергән акчаны актерны дәвалауга юнәлдерү планлаштырылган. Әмма артистның вафатына бәйле рәвештә спектакль күрсәтүне гамәлдән чыгарганнар.
Матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, тамашачылар сатып алынган акчаларны кире кайтара ала. Җыелган акчаны Азиз Әхмәдов гаиләсенә бирәчәкләр. «Сүзләр табылмый, күңелдә бары тик авырту һәм бушлык. Без театр белән бергә яраткан артистыбызны, дустыбызны, якын кешебезне югалттык. Азиз, сәхнәгә чыккан һәр мизгелең, тамашачыларга бүләк иткән һәр елмаюың өчен рәхмәт. Без сине онытмаячакбыз», – дип язган театр коллективы.Азиз Әхмәдов 2010 елдан бирле «Болактагы яшьләр театры»нда эшләгән.
2014 елда Казан театр училищесының эстрада артисты бүлеген тәмамлаган, аннары Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кергән. «Ханума», «Отель Вегас», «Без ялгыз түгел, кадерлем!", "Примадонны», «Удивительный случай», «Жил был пионер Лаптев», «Необычная семейная история», «Боинг-Боинг», «Golden Boys» спектакльләрендә, шулай ук "Чудим" шоуында катнашкан. Татар-информ.
Нет комментариев