Әлбәттә, барыбыз да белә: сәламәт һәм озын гомерле булу өчен дөрес тукланырга, зарарлы гадәтләрдән баш тартырга, җитәрлек йокларга һәм физик күнегүләр ясарга кирәк.
Ләкин күнегүләрнең тәнгә генә түгел, баш миенә дә кирәклеген белә идегезме? Әйе, әйе! Белгечләр фикеренчә, озак яшәргә теләүчеләрнең баш мие дә һәрвакыт актив булырга тиеш!
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, акыл эшчәнлеге белән даими шөгыльләнүче кешеләрнең озаграк яшәү мөмкинлеге югарырак. Шуңа күрә гомер буе китаплар укырга, компьютерда гына түгел, кул белән дә язарга, яңа белемнәр үзләштерергә кирәк. Мәсәлән, чит телләр өйрәнегез, кроссвордлар чишегез, текстларны истә калдырырга тырышыгыз, шигырьләр ятлагыз. Хәтта каләмне сул кулга тотып язып карау да баш миенең гадәти булмаган эшчәнлегенә этәргеч бирә ала. Бу исә акыл эшчәнлеген төрләндерергә ярдәм итә.
Озак яшисегез килсә, елмаегыз! Күңел күтәренкелеге һәм тормышка уңай караш сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Шуңа күрә оптимист булырга тырышыгыз, якыннарыгыз һәм дусларыгыз белән күбрәк аралашыгыз. Эт яки мәче асрагыз. Мәчеләрнең мырылдавы тынычландырырга ярдәм итә, ә аларның җылысы күңелгә рәхәтлек бирә. Этне көн саен саф һавада йөртү исә физик активлыкны арттыра һәм хәрәкәттә булырга ярдәм итә. Өй хайваннары — шатлык һәм уңай хисләр чыганагы.
Автор фотосы.
Автор: Ләйсән Якупова
Чыганак: https://kiziltan.ru
Нет комментариев