Апаста район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр
Район тормышы

Апаста район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Район эчке эшләр бүлегендә халык иминлеге сагында торучы һөнәр ияләренә бүләкләр тапшырылды.

(10 ноябрь, “Апастово-информ”).

Тантананы район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раиль Гатауллин ачып, Россия Эчке эшләр министры Владимир Колокольцевның котлау хатын укыды.

Фото мвд
Автор фото: Ландыш Гайнуллина

Район башлыгы Айрат Җиһаншин полиция хезмәткәрләрен һәм ветераннарны бәйрәм белән котлады. Ул аларның тәүлек әйләнәсе халык иминлеге сагында торуларын, җаваплы хезмәтләренең район тормышында мөһим урын алып торуын билгеләп үтте.

“Хезмәтегезгә тугрылыгыгыз, җаваплылыгыгыз һәм иң катлаулы шартларда да сабырлык саклап эшләвегез өчен зур рәхмәт. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, хезмәтегездә уңышлар телим. Якыннарыгызның терәге, коллегаларыгызның ярдәме һәрвакыт янәшә булсын”, - диде ул.

Котлауларга район прокуроры Юрий Васильев һәм район судьясы Лилия Гафиятуллина да кушылды. Бәйрәм барышында хезмәт вазифаларын намуслы башкарган, югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары, күкрәк билгеләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының “Хезмәттәге уңышлары өчен” I, II, III дәрәҗә медальләре һәм министрлыкның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Спартакиада ярышларында уңышлы чыгыш ясаган, спорт чараларында актив катнашкан хезмәткәрләр дә бүләкләнде.

Лаеклы ялга китүче полиция подполковнигы Айрат Сафиуллин “Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.  Аңа шулай ук район башлыгының Рәхмәт хаты һәм район эчке эшләр бүлегенең кыйммәтле бүләге тапшырылды.

Чара ахырында Раиль Гатауллин хезмәттәшләренә һәм район җитәкчелегенә уртак хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

“Безнең эш - күмәк хезмәт нәтиҗәсе. Бердәм булып, бер-беребезгә ярдәм итеп эшләгәндә генә уңышларга ирешеп була. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм тыныч тормыш телим”, - диде ул.


Нет комментариев