Җәмгыять һәм без

Татарстанда пилотсыз очкыч юк ителгән

Үткән төндә Татарстан территориясендә Украинаның пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән. Бу хакта Россия Саклану министрлыгы хәбәренә нигезләнеп “Татар-информ” яза.

Министрлык мәгълүматларына караганда, узган төндә Россия төбәкләре өстендә барлыгы 627 пилотсыз очкыч юк ителгән. Һава һөҗүменнән саклану системалары Белгород, Брянск, Воронеж, Волгоград һәм башка өлкәләрдә, Мәскәү төбәгендә, Краснодар краенда, Татарстанда һәм Кырымда эшләгән.

Чыганак "Татар-информ".


Нет комментариев