Җәмгыять һәм без

Суд Казанның Мәскәү районындагы медицина үзәген 2 айга япты

Суд Казанның Мәскәү районында хирургия һәм проктология үзәге эшен 60 тәүлеккә туктатты.

Бу хакта Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә, - дип яза «Татар-информ».

Можа Роспотребнадзор белгечләре ачыклаган күпсанлы хокук бозулар нигез булган. Әйтик, эчке куышлыкларны карау өчен приборлар – эндоскоплар тиешенчә эшкәртелмәгән. "Моннан тыш «пычрак», «чиста» һәм "стериль" зоналарга бүленү, анестезиядән соң пациентларны күзәтү өчен махсус бина булмаган. "Суд мондый җитешсезлекләрне пациентларны кабул итүне туктатмыйча бетереп булмый дигән нәтиҗәгә килде", - дип билгеләгән суд приставлары. Хәзерге вакытта барлык керү юллары ябылган, ә биналарга керү чикләнгән. 

 

Автор: Алексей Захаров.

Чыганак: “Татар-информ”.


Нет комментариев