Батыр ул үстергән Ана Кәүсәр Нигъмәтҗанова иң беренчеләрдән булып тавыш бирде
Җәмгыять һәм без

Батыр ул үстергән Ана Кәүсәр Нигъмәтҗанова иң беренчеләрдән булып тавыш бирде

Апаста яшәүче Кәүсәр Нигъмәтҗанова да сайлау көнен көтеп алды. Ул кызы Әнисә белән бергә иртәнге сәгать 8дә үк район мәдәният йортында урнашкан 879нчы сайлау участогына килде.

Кәүсәр апа Нигъмәтҗанова - батыр ул үстергән Ана. Аның улы Риназ махсус хәрби операциядә һәлак булды. Кәүсәр апа Ил-көнгә тынычлык теләп үз тавышын бирде.

“Кулым җиңел булсын, сайлаулар уңышлы узсын, районыбыз чәчәк атсын, тормышлар имин булсын”, - диде Кәүсәр апа.


Нет комментариев