Апаслылар иртәдән үк үз тавышларын бирергә киләләр.
(18 сентябрь, “Апастово-информ”).
Биредә һәркемне җылы итеп, җыр-моңнар белән каршы алалар. Әлеге сайлау участогында 1147 сайлаучы беркетелгән.
“Сайлау участогыбыз иртәнге 8.00 сәгатьтә үз ишекләрен ачты. Биредә бәйрәм рухы хакимлек итә. Халык иртәдән үк актив килә. Сайлауларда үз тавышын бирергә ашыга”, - дип белдерделәр сайлау комиссиясе әгъзалары.
Нет комментариев